25 октябрьдә депутатлар Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышына җыела.
Төп мәсьәлә-өч еллык бюджет проектын карау. Финанс документын комитетларда һәм парламент тыңлауларында тикшерделәр инде. Парламентның үз составында да үзгәрешләр булды. Берничә депутат Дәүләт Думасына сайланган һәм Мәскәүгә эшкә күченгән. Көн тәртибендә шулай ук гамәлдәге кайбер республика законнарына төзәтмәләр кертү, Татарстан таможнясы хисаплары кертелде. Фәрит Мөхәммәтшин октябрьнең төп вакыйгалары турында искә төшерде. Шуларның берсе – Президент Юлламасы. Дәүләт Советының документны гамәлгә ашыру буенча чаралар планы әзер инде.