Кичә 25 нче июньдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды Анда беренче июльне дә кертеп, катнашырга мөмкин булачак. Тавыш бирү үзенчәлекле форматта — сәламәтлек өчен барлык куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылган.
Техник университет бинасындагы участокка беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп, тавыш бирде.