25 гыйнвар Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Татаркино” оешмасы барлык студентларга һәм Татьяна исемле кызларга «Мир» кинотеатрында күрсәтелүче киноларга ташламалы билетлар алырга тәкъдим итә. Акция көн буена дәвам итә. Шулай ук Камал театры кассасында студент таныклыгы күрсәтүчеләргә билетлар 50 % ташлама белән сатылачак.
Бүген Казанда Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан республикасының «Ел студенты- 2020» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза.