24-нче гыйнварда Казанда аз керемле гаиләләр өчен әйберләр җыю буенча чираттагы акция уза. Доброжитель проектының хәйрия акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.
Балалар һәм өлкәннәр өчен әйберләр, яхшы хәлдәге аяк киемнәре кабул ителә.Моннан тыш, подгузниклар һәм гигиена чаралары — сабыннар, шампуньнар да кабул ителә, дип хәбәр итә оештыручылар. Акция 24-нче гыйнварда иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать өчкә кадәр Карбышев урамы, 50 нче йорт адресы буенча уза.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акциянең беренчесе узган елның сентябрь ахырында узды, җыелган барлык әйберләр Татарстан районнарының хәйрия складларына тапшырылды. Бу юлы әйберләр Балык Бистәсе районы гаиләләре өчен җыела.