24 февральдән Татарстанның медицина оешмаларында халыкны диспансерлаштыру, шул исәптән коронавирус кичергән затлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру, планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме яңартыла, һөнәри тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта боерыкны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады.