Бүгеннән, ягъни 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла . Соңгы берничә атна эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел. Безнең Республика- Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.