Ниһаять, 23 яшьлек Мансур Габдрахмановның хыялы чынга ашты. Мөмкинлекләре чикләнгән егет, Салават Күпере торак комплексыннан күптән көтелгән фатирын алды. Яңа торакны төзекләндерергә миһербанлы татарстанлылар ярдәм итте. Хәзер фатирны яшәүгә җайлаштырасы гына бар.
Бүлмәгә керә торган ишек артык тар, балконга чыга торган бусага да биек. Ләкин бу төзәтерлек эшләр, ди Мансур. Иң мөһиме — хәзер үз фатиры бар.
Бу фатирны Мансур берничә ел көткән. Шуңа күрә фатир аңа аеруча кадерле. Ачкычларны алгач, ул шунда ук төзекләндерү турында уйлый башлый. Волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар аның турында социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарата. Яхшы кешеләр шунда ук ярдәмгә килгән.
Телевизор алып килгәннәр, мебель җыелган, суыткыч һәм кер юу машинасы сатып алынган. Мансурга атнасына берничә тапкыр социаль ярдәм хезмәткәре килеп кайнар аш пешерә. Хәзер ишекне киңәйтергә һәм тоткаларын куярга кирәк. Мансур шигырьләр яза һәм үзенең ютуб-каналын алып бара, анда ул үзенең тормышы белән таныштыра. Ул дөньяда ярдәмчел кешеләр барына ышана. Мәрхәмәтле затлар аны ташламаган.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.