23 сентябрьдә парламентарийлар көзге сессияне ача. Дәүләт Советы Президиумында шундый карар кылдылар.
Көн тәртибендә якынча 30 сорау карала. Иң зур блок бюджет комитетыннан. Бу закон проектлары Бюджет кодексына һәм салым законнарындагы төзәтмәләргә кагыла. Моннан тыш, депутатлар Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куярга ниятли. Ә республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев башкаланың ике округында өстәмә сайлаулар турында хәбәр итте.
Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын сәяси яртыеллыкта парламент эшчәнлегендә актив катнашырга чакырды һәм профильле комитетлар каршындагы эксперт советларының ролен аерым ассызыклады.
Берничә парламент комитеты утырышларын күчмә форматта уздырды. Халык традицияләрен саклау һәм мәдәнияткә заманча технологияләр кертү турында сүз Чүпрәле районында Татарстан һәм Чувашия парламентларының профильле комитетларының уртак утырышында барды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ә парламентның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышында халык ышанычлылары Ломжа һәм Сахаров станцияләре төзелешенең барышын карады. Казан метросының икенче тармагының беренче өлеше 2027 елга әзер булырга тиеш. Моннан тыш, башкала электротранспортының эше һәм үсеш перспективалары буенча фикер алыштылар. Хәзер барысы да тәртиптә
Дәүләт Советы депутатлары инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен табышка салым буенча ташламалы ставкаларны озайтырга тәкъдим итә. Бу хакта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетында сүз барды. Ә Законлылык һәм хокук тәртибе комитетында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне булдырмау мәсьәләләрен тикшерделәр.
Узган атнада Үзәк сайлау комитетында бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясалды, парламентарийлар Казан аграр университетының 100 еллыгын бәйрәм итүдә булды, ә Фәрит Мөхәммәтшин «Яхшылык. Конференцияләр — 2022» күргәзмәсендә катнашты һәм Качалов театрын яңа сезон башлап җибәрүләре белән котлады.
Чүпрәле районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт һәм милли мәсьәләләр комитетының уртак күчмә утырышы узды.
Эшлекле чара башланыр алдыннан парламентарийлар Яңа Үби һәм Иске Чүпрәле авылларында мәдәният йортлары эшчәнлеге белән танышты. СССРның элеккеге Авиация сәнәгате министры Петр Дементьевның Россиядәге бердәнбер музее әлеге районда урнашкан.
Чүпрәле районы мәдәният йортында Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас объектлары электрон каталогы тәкъдим ителде. Моннан тыш, биредә Татарстанның танылган фотографы, Рамил Галинең фотокүргәзмәсе ачылды. Авыл мәдәният йортлары инде күптәннән иҗтимагый һәм мәдәни тормыш үзәкләренә әверелде дип белдерде Ленар Хәкимҗанов.
Утырыш Татарстан һәм Чувашия парламентлары башлыклары, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов катнашында узды.
Чувашия Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан җитәкчелегенә чуваш халкының телен һәм мәдәниятен саклауга зур игътибар биргәне өчен рәхмәт әйтте.
Леонид Черкесов белдерүенчә Ике күрше республика чиге халыкларны бүлми, киресенчә якынайта. Татарстанда һәм Чувашиядә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде, шул исәптән профильле комитетлар дәрәҗәсендә дә.
«Без инде мәктәп эскәмиясеннән белгечләр әзерли башлыйбыз.» Бу хакта Рөстәм Миңнеханов АгроНТИ-2022 авыл мәктәпләре һәм кече шәһәрләре укучылары өчен Бөтенроссия конкурсы финалын ачу тантанасында әйтте.
Ул Казан дәүләт аграр университеты мәйданчыгында узды. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан берничә ел рәттән конкурста катнашучыларны кабул итә. Чара бөтен Россиядән укучыларны берләштерә. Конкурс Казан аграр университетының 100еллыгын билгеләп үтү көнендә башланды. Агропром өчен квалификацияле кадрлар әзерләү 31 бакалавриат юнәлеше, 1 белгеч, 19 магистратура программасы һәм 10 аспирантура программасы буенча бара. Югары уку йортының 100 еллык эшчәнлегендә авыл һәм урман хуҗалыгы өчен 40 меңнән артык белгеч әзерләнгән. Бүген Казан дәүләт аграр университеты – зур укыту-фәнни үзәк булып тора. Урман хуҗалыгы һәм экология. Университетның гасырлык юбилее уңаеннан узган тантаналы җыелышта Татарстан Президенты, Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Рөстәм Миңнеханов әлеге югары уку йортын тәмамлаган-уку йорты укытучыларына һәм ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.
Узган атнада Яшел Үзән үзенең 90 еллыгын билгеләп үтте. Төп мәйданчык кунакларны Авангард стадионында җыйды.
Бәйрәм тамашасында катнашу гына түгел, күпсанлы мастер-классларда үзеңне төрле һөнәрләрдә сынап карарга була иде. Яшел Үзәннең төп байлыгы — хезмәт сөючән, иҗади, инициативалы кешеләр. Хәзер биредә 100 меңнән артык кеше яши. Шәһәр үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны һәм Яшел Үзән яшьләрен аерым билгеләп үттеләр. Тантанада Парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.