Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәтенең агымдагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә коронавирус инфекциясенә каршы чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары дөнья күрде.
Документта 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертелүе турында сүз бара. Җәмәгать транспортыннан файдаланганда, пассажирлар ковидка каршы вакцинация узуын раслаучы QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтергә тиеш. Шулай ук QR-кодлары яки вакцинациянең тискәре йогынтысы турында рәсми документлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бирелгән транспорт карталарының гамәлдә булу вакыты туктатыла.
Автовокзал һәм автостанцияләрдә шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларда 18 яшьтән узган һәр пассажирга, QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтми торып, билетлар сатылмый.