1941 елның 22 нче июне кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә.
Шул уңайдан «Огненные картины войны» дип исемләнгән акция кысаларында яшь гвардиячеләр 25 мең шәм әзерләгән. Җиңү паркында активистлар шәмнән танк Т-34 клхозник татарии сурәтен чыгара. Әлеге акөия Бөтен Россия акциясе, аны инде дүртенче тапкыр үткәрәләр — узган елда шәмнәр белән Муса Җәлил, «Катюша».Быел сурәтләр дә очраклы түгел.
Сугыш елларында республиканың авыл- районнары 100 миллион сумнан артык акча җыйган, аларга 200 танк сатып алганнар һәм совет хәрбиләренә тапшырганнар. Әлеге шәмнәрне махсус технологияне саклап, атна дәвамында әзерләгәннәр — ком шәмнәрне хәтта иң җиллк көндә дә сүндермиячәк. Бүген аларны җиңү паркына китерделәр. Ә киләсе елда планнарда шәмнәр санын 30 меңгә кадәр арттыру.