Әгәр исән булса, милләтебезнең Бөтенрәсәй күләмендә танылган әдипләребезнең берсе, ялкынлы публицист һәм сизгер күңелле әдәби тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинга май аенда 90 яшь тулган булыр иде.
Рафаэль Мостафин каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатын һәм аның язмышын өйрәнү, халыкка җиткерү буенча да күп кенә эш башкарган тынгысыз йөрәкле шәхес. Татарстан журналистлар берлегендә 21 нче май көнне Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе булачак. Аны берлек һәм Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы оештыра.