Юллама 1 сәгать 45 минут дәвам итте. Үз чыгышында Дәүләт башлыгы халыкара вәзгыятькә, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүгә, халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә, төбәкләрне үстерүгә зур игътибар бирде. Тулырак алдагы язмада.
Федераль Җыенга еллык юлламасын Владимир Путин Украинадагы махсус хәрби операция темасыннан башлады. Президент искәрткәнчә, аны үткәрү карары бер ел элек кабул ителгән иде. Бу гамәл, Безнең ил өчен тарихи җирләрдә кешеләрне яклау һәм Россия территориясенең иминлеген тәэмин итү өчен эшләнде.
Көнбатыш һәм Россия гражданнары арасында икегә аерылу омтылышлары шулай ук уңышсызлыкка очрады, дип белдерде Владимир Путин. Ул билгеләп үткәнчә, ил халкының күпчелеге махсус хәрби операция башлануын хуплады. Россия Президенты сугышчыларның батырлыгы өчен аерым рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчылар һәм ветераннарның гаиләләренә аерым ярдәм булачак.Илдә адреслы ярдәм өчен махсус фонд булдырачаклар. Аның филиаллары барлык төбәкләрдә дә оештырылырга тиеш.
Россия икътисады сәяси яктан каршы торучыларның гамәлләреннән ныграк булып чыкты. Тыю басымы шартларында эш урыннарын саклап кала алганнар, товарлар кытлыгын булдырмаска, шулай ук бизнескалогистиканы үзгәртеп корырга ярдәм итә алганнар. Владимир Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турында да белдерде. Киләсе елның гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 18,5% ка үсәчәк һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк.
Үз юлламасында Россия президенты яңа социаль башлангычлар турында да игълан итте. Әйтик, илдә оборона предприятиеләре хезмәткәрләре өчен ташламалы аренда торагы төзеләчәк. Ул базар бәясеннәнтүбәнрәкбулачакһәм квадрат метрлар өчен түләүнең бер өлешен дәүләт үз өстенә алачак.
Төбәкләрнең инфраструктурасыда яңа үсеш алачак. Элемтә, телекоммуникацияләр һәм юл челтәре. Шулай итеп, «Мәскәү-Казан» М-12 трассасын Екатеринбург, Чиләбе һәм Төмәнгә кадәр озайтачаклар. Киләчәктә – Владивостокка кадәр дә. Региональ әһәмияттәге юлларны да төзекләндерәләр.
Бөтен ил буенча торак- коммуналхуҗалыгы системасына да үзгәрешләр кертү көтелә. 10 ел дәвамында бу өлкәгә кимендә 4дүрт ярым триллион сум инвестиция кертәчәкләр. Үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә дә булачак. Россия югары белем бирү системасы элеккеге эзенә әйләнеп кайтачак. Дүрттән алып алты елга кадәр уку срогы белән. Кушылган яңа регионнарда ана капиталы программасы эшли башлаячак. Донецк һәм Луганск халык республикасы, шулай ук балалар 2007 елдан башлап туган Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге гаиләләр түләү алачак.
Россия Президентының ФедеральҖыенгаюлламасы 1 сәгать 45 минут дәвам итте. Чыгышында дәүлә тбашлыгы тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып үтте. Максатлар һәм бурычлар куйды. Алда – зур эш көтә. Аның беренче нәтиҗәләрен россиялеләр якын арада ук тоярга тиешләр.
Чулпан Әмири, Феруза Насырова, Альберт Сафиуллин.