21нче сентябрьдән алып 23нә кадәр Үзбәкстанда Халыкара гәмәли-сәнгать фестивале узачак. Республикабыз осталары да әлеге чарада катнашырга әзерләнә. Татарстан белән Үзбәкстан арасында булган мөнәсәбәтләр елдан-ел ныйгый
Бу турыда узган атнада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан республикасының Россия Федераөиясендәге Гәдәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле илчесе Ботырҗан Асадов белән очрашу вакытында да ассызыклап, хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, фән һәм мәгәриф, туризм һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә
Бу сүзләрне, республикабыз осталарының, Үзбәкстанда узучы Халыкара фестивальдә катнашуы дәлилли. Мәртәбәле күргәзмәгә кояшлы республика үз тарихында осталарны икенче тапкыр җыя. Биредә аларны дөнья «йолдызларына» тиңләп каршы алырга исәплиләр. Үзбзкстанның бер юлы ике шәһәре Риштан һәм Коканда узачак күргәзмәдә утыздан артык гамәли сәнгать юнәләше үрнәкләре күрсәтеләчәк. 100 дән артык илдән килгән осталар арасында безнең республика да үзебезнең милли казанышларыбызны тәкъдим итә.
Кунакчыл Узбәкстан халкыннан кайнар саләмнәрен без дә алдык. Алар аны матур кызлар биюенә төреп җибәргән. Сезнең белән дә уртаклашып, тапшыруыбзны тәмамлыйбыз. Бүген Татарстанга рәсми визит белән Үзбәкстан республткасының премьер-министры Абдулла Нигматович Ариповның килүе көтелә.