Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казанда атмосфера һавасын күзәтү мәгълүматларыннан файдалану мөмкинлеген ачты. Бу турыда хөкүмәт йортында узган экология темасына һәм территорияләрне җыештыру буенча башланган санитар-экология икеайлыгына багышланган брифингта сөйләделәр.
2024 ел башыннан экология министрлыгына Казанда атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы 152 шикаять килде. Бу хакта ведомство башлыгы Александр Шадриков сөйләде. Каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплекләренә дә шикаятьләр күп. Хәзер, кар эрегәндә, алар күбәйгәннән-күбәя. Өстәвенә, шәһәр зонасында гына түгел, урманда да. Чүп-чардан арындыру эшләре башланды инде. Ә “Татарстанның чиста урманнары” акциясе 22 апрельдә башлана. Ул санитар-экологик икеайлык белән параллель рәвештә 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә.