Татарстан Президентының 2023 елга Дәүләт Советына юлламасы нинди милли-мәдәни юнәлешләрне гамәлгә ашыруны күздә тота? Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлегендә кайсы юнәлешләргә өстенлек бирә, нинди чаралар уздырырга җыена? Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан- туры эфиры шушы мәсьәләләргә багышланды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков шулай ук тыңлаучыларны конгрессның агымдагы эшчәнлеге белән таныштырды, телне, милли мәгарифне, мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча тыңлаучыларны борчыган сорауларга җаваплар бирде. Без дә студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.