Республикада 2023 елда төзекләндерүгә тиешле иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә. 120 меңгә якын кеше тавыш биргән.
Объектларны сайлап алуда Казанда 20 меңнән артык, Чаллыда 15 меңгә якын, Әлмәттә 8 мең һәм Түбән Кама районында яшәүче 7 мең кеше катнашкан. Ютазы, Тәтеш һәм Теләче районнарында да актив тавыш бирәләр. Парклар, скверлар һәм ишегаллары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итә. Сораштыруга республиканың барлык районнарындагы объектлар кертелгән. Барлыгы 204 объект — парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар. Шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы белән яңартылырга тиешле ишегаллары өчен дә тавыш бирергә мөмкин.