Яңа 2022 ел мөселманнар өчен мөһим ел. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы. Шул уңайдан зур чаралар көтелә. Ә бик тиздән, ягъни 12 гыйнвар көнне Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башлаячаклар. Шул турыда тулырак тапшыруыбызның бүгенге кунагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов сөйләп үтәр.