2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итүдә үзгәрешләр кертелә. Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән генә кабул итсәләр, быелдан кабул итү 1 апрельдән башлана. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителә башлый һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.Әгәр элек мәктәп баланы документлар тапшырылганнан соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча, директор барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң, карар чыгара.
Беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәпкә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә