|
Быелдан башлап Татарстанда яңа туган сабыйларны балалар комплекты белән тәэмин итәчәкләр. Республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2020 елдан башлап бала тудыру йортларында «Яңа туган балага бүләк» акциясе уза. Әлеге ярдәмне Татарстан территориясендә яшәүче, уртача айлык кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала. Бүләккә кайсы товарлар керә һәм комплектны ничек алырга? Бу хакта киләсе сюжетта.Сабыйның әнисе мондый зур бүләкне көтмәгән иде. Альбина Алексеева ике бала анасы. Бер ай элек ул икенче баласын тудырган. Хәзер гаиләдә ире генә эшли, шуңа күрә теләсә нинди ярдәмгә дә бик шат , ди яшь әни.Альбина Алексеева:“Бүләкләр бик әйбәт. Барысы да яңа туган балага бик тә кирәкле. Товарлар яхшы сыйфатлы, зур рәхмәт әйтәсем килә.» Яңа туган балалар өчен бүләк җыелмасына 14 әйбер керә: комбинезон, мендәр-кокон, юрган, подгузниклар, кием-салымнар, пеленкалар комплекты; юыну һәм кер юу кирәк яраклары, итек. Барысы да беренче вакытта иң кирәкле һәм кулланыла торган әйберләр. Ике яки аннан да күбрәк бала туган очракта, бу ярдәм һәр балага да бирелә, дип аңлаттылар республика матди ярдәм үзәгенең Чаллы бүлегендә. Pеспублика матди ярдәм үзәгенең Чаллыдагы 1 нче бүлекчәсе мөдире Елена Крошечкина: “Яңа бала тапкан аналар шундый комплектны алу өчен матди ярдәм күрсәтү бүлекләреннән белешмә алырга тиеш. Белешмә керемнәре яшәү минимумырнрнан кимрәк булган кешеләргә бирелә. Әлегә кадәр Чаллыда шундый ярдәмне сорап 44 гаилә мөрәҗәгать итте. |