Казанда Росгвардия идарәсе сугышчыларының күнегүләре узды. Бер ел эчендә алар 2000нән артык куркыныч җайланманы кулланылыштан алган.
Күнегүләрнең асылы шунда – полициянең кизү тору бүлегенә шомлы сигнал керә. Шартлаткыч җайланмага охшаган әйбернең табылуын хәбәр итәләр. Биш минуттан инженер-техник бүлек вәкилләре махсус машинада урынга чыгып китә. Һәр минут кадерле. Осталар тиешле техника, өйрәтелгән эт ярдәмендә, җайланманың нәрсә булуын ачыклыйлар. Компьютер тикшерүе, әлеге әйбернең миномет минасы булын ачыклый, сапер шунда ук объектны юк итә. Мондый күнегүләр осталыкны чарлау өчен бик кирәк. 2021 елда отряд 180 тапкыр сигнал буенча чыгып киткән, ике меңнән шартлаткыч җайланманы коралсызландырган яки юкка чыгарган. Ялган чакыруларның да байтак булуын исәпкә алырга кирәк.
Ания Гыйбадуллина, Булат Шакиев, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары