Татарстанның иҗтимагый оешмаларына телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән 200 мең сумлык грант бирелә.
Максат — республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Проектны гамәлгә ашыруны Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольгә ала.
Грантны алучылар ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә, өстәвенә, һәр лидер оешма 200әр мең сум ала. Алар бюджеттан тыш чыганаклар хисабына проектны гамәлгә ашыру чыгымнарының 20 проценттан да ким булмаган күләмен финансларга тиеш..