Казан югары уку йортларында быел узган ел белән чагыштырганда 3 мең бюджет урыны күбрәк.
Барлыгы 20 меңнән артык абитуриент түләүсез югары белем алуга хокуклы. Бюджет урыннары саны буенча Казан Федераль университеты беренче урында – 5 мең биш йөздән артык урын бар. Фәнни-тикшеренү технология һәм Туполев исемендәге техник университетытта да бюджет урыннары байтак. 217 бюджет урыны дәүләтнеке булмаган университетларга бирелде. Бюджет хезмәткәрләренең күбесе машина төзелеше, сервис һәм туризм, техника һәм төзелеш технологиясе, сәламәтлек саклау белгечлекләре буенча белем алачак.