Татарстанда Россия президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны яңа президент сайлауларына тәкъдим итүен яклавы буенча фикер алышу дәвам итә. 20 майда узган эшлекле очрашуда ил президенты Татарстан Президенты эшчәнлеген югары бәяләгән иде. Республикабызның халыкка медицина хезмәте күрсәтү тармагын үстерү дә алгы планда булды.