2 сентябрьдә Татарстанда 2807 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Бу хакта үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Хәзер сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен ачыклау эшенә керешкән. Татарстанлылар үз участокларында гына түгел, ә йорт яны территорияләрендә, сайлау автобусларында, шулай ук кайда теркәлүләренә карамастан, «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча үзләренә уңайлы участокта тавыш бирә ала. Үз сайлау участогыңны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Сайлаучылар өчен цифрлы сервислар» кушымтасыннан табарга мөмкин. Шулай ук Telegram мессенджерында «Минем сайлау участогы» чатында табарга булыша. Участок сайлау комиссияләре документларны 8 сентябрьне дә кертеп, кабул итә. Сүз уңаеннан, өч көн дәвамында тавыш бирү узарга тиешле учреждениеләр штат режимында эшли.