Ел саен 1нче сыйныф укучылары «Санлы дәресләр» бөтенроссия проектында катнаша. Бу цифрлы технологияләргә багышланган дәресләр сериясе. Быел дәрес темасы «Мессенджер» дип атала, 6нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар онлайн-коммуникация үзенчәлекләре, шулай ук интерактив тренажер белән танышты.
«Санлы дәресләр»нең максаты балаларга виртуаль аралашу технологияләре турында күзаллауны арттыру һәм программалаштыру белән бәйле һөнәрләр белән танышырга ярдәм итү. Татарстанда проект 2018нче елдан гамәлгә ашырыла.
Дәрес 2 өлештән тора. Беренчесе — теория. Балаларга беренче мессенджерларның ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр, онлайн-коммуникация үзенчәлекләре, аралашу этикасы белән таныштырдылар.
Практик өлештә укучылар айти, интерактив тренажерда эшләп карады. Биремнәрне үтәп, балалар үз чат-ботын булдырды.
Дәрес олылар өчен дә кызыклы бу. Күзәтү күрсәткәнчә, виртуаль аралашу технологияләрендә балалар «судагы балык кебек». Монда аларның үзләреннән күп нәрсәгә өйрәнергә була.
Наталья Лакомкина, Марина Алтунина, Роман Богатов, Татарстан яңалыклары, Лениногорск районы.