1нче июньнән Казанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе старт алды. Теләгән һәркем Кремль яр буендагы урам китапханәсен тулыландыра алачак.
Урам китапханәсе буккроссинг форматында эшли – һәркем үз китабын алмашка калдырып, үзенә ошаган теләсә нинди китапны алып китә яки яр буенда укый ала.
Китаплар сәгать уникедән алып кичке унга кадәр «Роликлар прокаты» павильонында кабул ителә. Китапларны сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 15 китаптан артык алып килүчегә велосипедлар, роликлар яки самокат прокатына сертификат тапшырылачак, дип хәбәр итә маркетинг һәм Кремль яр буе үсеше бүлеге