7(843)207-28-73 , +7(953)999-10-59. Татарстанлылар җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итү турындагы актуаль мәгълүматны, кайнар линия телефоны аша белән алачак. Белгечләр балаларны йөртү, юлламаларны рәсмиләштерү, профильле сменалар, педагогик состав, куркынычсызлыкка кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.Шалтыратулар экранда күрсәтелгән телефоннар буенча кабул ителә.
Инфекцияләр таралуны профилактикалау буенча өстәмә чара буларак, ата-аналар көннәрен тулысынча гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. Моннан тыш, барлык хезмәткәрләрне һәм лагерь территориясендә бөтен смена дәвамында өйгә чыкмыйча гына даими стационарда яшәү мөмкинлеге эшләнә.Исегезгә төшерәбез, 1нче июльдән Казанның 11 муниципаль шәһәр яны лагеры эшли башлаячак.