1нче декабрьгә кадәр узган 2019 нчы ел өчен транспорт салымы, шулай ук физик затлар милкенә һәм җир салымнары түләнеп бетәргә тиеш. Салымны вакытында түләмәүчеләр өчен өстәмә пени билгеләнә.
Бүгенге көндә салым түләүченең шәхси кабинетында, Россия федераль салым хезмәте сайтында теркәлгәннәрнең барысы да милек салымнарын түләү кирәклеге турында хәбәрнамә алган, калганнарына почта аша хәбәр ителгән.