1995 елның октябрендә Татарстан Республикасы Президенты «Тузган торак фондында яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту чаралары турындагы» Указга кул куя.
Шуның белән кабул ителгән тузган торакны бетерү программасы беренче республика программасына әйләнде, аның үтәлеше Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бюджеттан тыш торак фондына йөкләнде. Фондның бүгенге эшчәнлеге турында мин студиябезнең кунагы фондның матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзәдә Илдусовна Кычакова белән сөйләшербез.