Бүген 19 нчы ноябрьдә, Россиядә тагын бер бәйрәм барлыкка килде. Ел саен югары уку йортлары мөгаллимнәре дә һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә башлый.
Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков имзалаган яңа бәйрәм- югары уку йорты укытучысы көнен билгеләү турындагы карар үз көченә керде. Югары уку йортында белем бирүче мөгалимнәрнең бәйрәмгә карата фикерләрен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты. Казан федераль унверстеты галимнәре өчен әлеге бәйрәм икеләтә кадерле, чөнки әлеге югары уку йортына да шушы айда нигез салынган .
Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гомум коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкуновның Казан университетында эшли башлаганына ярты гасыр. Ниһаять академикның хыялы чынга ашкан.
Без бу бәйрәмне көттек, хәтта аны гамәлгә куйсыннар өчен мөрәҗәгать хатлары да яздык. Профессорлар киңәшмәсендә югары уку йорты укытучыларының бәйрәм көне булырга тиеш дип берничә тапкыр тәкъдим ителде, ә югары уку йорты укытучысы кем ул дигәндә, әлбәттә, беренчедән, белем бирүче, ә икенчедән ул, яшьләр өчен югары зәвык тәрбиячесе. Үз үрнәгендә, үз-үзен тотышы, дәрәҗәсе, сөйләм осталыгы, студентларга һәм башкаларга мөнәсәбәте хәтта күз карашлары белән тәрбияли. Аның йогынтысы бик зур.
Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов та әлеге бәйрәм көнен хуплап каршы алган.
Тарихта беренче мәртәбә үткәрелә башлаган югары мәктәп укытучысы көне студентлар өчен дә бәйрәм.
Бәйрәм көне очраклы сайланмаган: 19 ноябрьдә Беренче Россия университетына нигез салган Михаил Ломоносов туган.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин.Татарстан яңалыклары