Бүгеннән, ягъни 19 нчы гыйнвардан Казан метросында карта белән түләү тәртибе үзгәрә.
Шул ук вакытта акча белән түләгәндә юл бәясе үзгәрешсез кала.
Билет бәясе банк һәм транспорт картасы белән түләгәндә – 35 сум, ә 100 йөрүгә исәпләнгән транспорт картасы буенча 25 сум тәшкил итәчәк.
«Мир» илкүләм түләү системасы картасы бәйләнгән смартфон аша билет сатып алганда, Казан халкы һәм кунаклары акчаларын янга калдыра ала. Сәфәрнең бәясе 7 сумга кимиячәк. Акция 15 нче февральгә кадәр дәвам итә.