Дәүләт Думасына 18 яшькә кадәрге баласы булган һәр гаилә әгъзасына унар мең сум күләмендә айлык түләү кертү турында закон проекты тапшырылды. «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе депутатлары шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.