Белем алу өчен мөмкинлекләр арта. Казанның Идел буе районында татар телендә белем бирүче 18 нче номерлы гимназиянең янкормасын төзиләр. Кол Гали урамындагы яңа корпус
300 укучыга исәпләнгән, ул уку йортында урын җитмәү проблемасын хәл итәргә тиеш. Хәзер гимназиядә 580нән артык укучы укый — ә бина 300гә якын укучыга гына исәпләнгән. Биредә кечкенә генә спорт залы бар иде – шуңа күрә балаларга күбрәк урамда шөгыльләнергә туры килде. Махсус җиһазландырылган физика, химия, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология кабинетлары да юк иде. Янкорма гимназиянең мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш. Шул ук вакытта төп бинаны ремонтлауэшләре дә алып барыла.