18 мартта Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышы була. Парламент Президиумы шундый карар чыгарды. Көн тәртибенә 20дән артык мәсьәлә тәкъдим ителде. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил һәм балалар омбутсмены докладлары тыңланачак. Парламент комитетлары фикер алышу өчен 11 закон проектын әзерләгән. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин экспертлар советының ролен билгеләп үтте. Алар парламентның барлык сигез комитетында эшли. Закон проектларын әзерләүгә тармакларның тәҗрибәле белгечләре җәлеп ителгән.