Башкалабыздагы 18 лицейда яңа уку корпусы ачылды. Анда класслар, спорт залы, ашханә, ял зоналары урнашкан. Бөтен дизайнны бизәгәндә укучылар тәкъдимнәре исәпкә алынган. Хәзер биредә югары сыйныф укучылары белем ала.
Яңа уку елын заманча корпуста каршы алдылар. Лицей укучылары компьютер технологияләрен яңа парталарда өйрәнә. Тематик кабинетта да заманча җиһазлар. Ә чит тел классында-диварларга инглиз телендәге әйтемнәр язылган.
Быел 18 лицей рекордлы санда — 20 мең укучыны кабул итә. Шуңа күрә биредә территория чикләре киңәйтелде. Белем көнендә яңа корпус ачылды. Биредә җиһазландырылган ашханә, балконлы спорт, актлар залы, якты ял итү зонасы да бар. Ң дизайнын укучылар һәм педагоглар үзләре бизәде.
Хәзер «Галәм» дә — урта мәктәп укучылары өчен яңа мөмкинлекләр бар. Ә төп бинада башлангыч сыйныфлар укый, аны да 1 сентябрьгә төзекләндерделәр.
Елизавета Жукова, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.