Кукмараның Мәчкәрә авылында 1791 елгы мәчетне төзекләндерү башланды. Әлеге эшнең тантаналы ачылышында безнең хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов да булып кайтты.
1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев тарафыннан салынган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә журналистлар каршында реставрация эшләренә старт бирелде. Татарстанлылар һәм күпләгән дин кардәшләребез зарыгып көтеп алган, тагын ике елдан реставрацияләнеп дин кардәшләребезгә тапшырылыр. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчет 1920нче елларда ябыла, аннары манарасы киселә һәм авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла башлый. 2000нче елларда җирле халык тарафыннан реставрация эшләре башлана, әмма ахырынача тәмамланмый.
Кукмара районы Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов сүзләренчә, мәчетнең икенче катында урнашкан фарыз залы бүлмәсендә ир-атлар өчен, сөннәт залы бүлмәсендә хатын-кызлар өчен намаз уку залы булдыру ниятләнә. Мәчет берьюлы 200 дин кардәшебезне сыйдыра алачак. Беренче катта музей, балалар һәм олылар өчен уку класслары, ашханә булдырырга уйлыйлар. Мәчеткә ут, газ, су кертү мәсьәләләрен хәл итәсе һәм тәһарәтханәне яңадан салып чыгасы бар. Эшләнеше традицион формаларында — ике залы, түбәдәге манарасы. Түбәндәгерәк урнашкан беренче катына традицион аскы өй (подклеть) Вазыйфалары йөкләнгән була.Гыйбадәт заллары әрҗә сыман гөмбәзләре белән каплана, тирән уемнарга сыенган тәрәзәләр җәя сыман очлана. Гөмбәзләр өслеге билгеле бер формага салынган филенкалар (төсле сызыклар) һәм әвәләп ясалган розеткалар белән бизәлгән (гадәттәгечә, ул бизәлеш барокко белән татар декоратив сәнгате рухында эшләнә). Мәчет фасадларының иң әүвәлге, баштагы эшләнеше тулысыңча диярлек сакланган. Парлы тәрәзә арасында аралыклар вә почмаклар шома калаклар белән эшкәртелгән. Маскара мәчете классицизм элементлары кушылган “Петербург” бароккосы һәм татар декоратив сәнгате стилендә төзелгән.
Мәчкәрә мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани үз истәлекләрендә телгә алганча, заманында бик зур абруй казанган мәхәллә булган. Һәр ел саен авыл мәдрәсәсенә дистәләгән шәкерт укыган, мәчеттә күренекле дин әһелләре хезмәт иткән. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары белем алган, заманының олуг шәхесләре укыган. Мәсәлән, атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави, тарихчы-галим Хөсәен Әмирхан.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.