Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә. Бүген 16 яшьлек Анастасия Столярова тарихы. Ул инде 2 айлык чагыннан ук, дарулар кулланып, көн саен каты авыруга каршы тора. Без аңа бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар! Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Анастасия Столярова яраткан бабасы һәм тәрбиячесенә ияреп, сак адымнар белән табиб кабинетына керә. Кече үк яшьтән ул даими күзәтүдә тора. Кызга мультифокаль эпилепсия һәм туберкулез склерозы диагнозлары куелган. 2 айлык чагыннан бирле дарулар куллана, көн саен каты авыруга каршы тора.
Анастасиянең бабасы Минзөфәр Газыймов: «Тәне көзән җыерудан интекте. Бер көндә мондый хәл күп тапкырлар кабатланды, хәле авыр чакларда елый, өянәкләрдән авыр чыга.
4 яшькә кадәр кыз сөйләшә, хәтта шигырьләр дә укый. Акрынлап хәле начарлана. Хәзер 16 яшьлек Настя сөйләшми инде, физик үсеше дә начар. Кыз артыннан даими контроль кирәк.
Анастасиянең бабасы Минзөфәр Газыймов: «Гаиләгә бик кыенга туры килә, чөнки караучы тотабыз, дару да сатып алырга кирәк. Тагын ипотека да түлибез, өстәвенә, коронавирус белән дә чирләп алдык.»
Настяга кыйммәтле дарулар кирәк. «Кеппра» препаратыннан соң хәле яхшырган, аны Мисыр табибы тәкъдим иткән.
9нчы поликлиниканың педиатрия бүлеге мөдире Марина Кузнецова: «Эпилептолог тарафыннан билгеләнгән гади препаратларны кулланганда, ул көнгә 20шәр кат аңын югалта иде. Ә Кеппра препаратын куллана башлагач, өянәкләр саны, аңын югалтып егылулар 10 тапкырга кимеде.»
Дәвалану өчен 124 мең 400 сумнан артык акча кирәк. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар! 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр генә җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Лилия Талипова. Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.