Бүген, 16 ноябрьдә, 2020-2021 еллардагы чемпионат циклы кысаларында Татарстан Республикасының „Яшь профессионаллар“төбәк чемпионаты башлана. Чемпионат Татарстанның 17 шәһәрендә уза. Ярышлар 1мең 800 конкурсант һәм 1мең 500 экспертны берләштерә. Агымдагы чемпионат циклында ярышлар 238 компетенция буенча үтә. 143 компетенциядә 16-22 яшьлек осталар ярышса, 95 компетенциядә исә 16 яшьлек һәм аннан кечерәк конкурсантлар үз осталыгын күрсәтә.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы формалаштырыла, ул киләсе елның июлендә Уфада узачак Илкүләм чемпионат финалында республикабызны тәкъдим итәр дип көтелә. Татарстан Президенты элегрәк WorldSkills Russia чемпионатының финалына үткән Татарстан вәкилләрен бүләкләгән иде.