15нче июньнән Татарстанның барлык күпфункцияле үзәкләре гадәти режимда эшли башлады. Барлык үзәкләрдә дә коронавирустан саклану чаралары күрелә. медицина битлеге кию, антисептик белән кулларны эшкәртү, социаль дистанция саклау мәҗбүри.
Бинаның 4 квадрат метрына күп дигәндә бер кеше туры килергә тиеш. Килүчеләр агымын күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре үзләре җайга салачак.
Казанда мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен – 150 кешегә кадәр — Җиңү проспекты, 214 йортта урнашкан «Совет» бүлегендә һәм Авангард урамы, 74 йорттагы «Идел буе» бүлегендә кабул итәләр. Моннан тыш, республика халкы, элеккеге кебек үк, күп функцияле үзәкләргә кабул итүгә алдан языла ала. Моны Республика Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә 8 (843) 222-06-20 номеры буенча колл-үзәккә шалтыратып эшләргә мөмкин.
Белгечләрне мөрәҗәгать итүченең өенә китерүгә заказ бирү мөмкинлеге дә кала. Әлеге хезмәт түләүле, ә инвалидлар һәм ветераннар өчен ташламалар бар.Күпфункцияле үзәкләргә ана капиталына сертификатны рәсмиләштерү өчен дә мөрәҗәгать итеп була.
Күпфункцияле үзәкләрдә яңалыклар да бар: кайбер бүлекчәләрдә баннерлар барлыкка килде, яңа гына паспортларын алган яшьләр алар фонында истәлеккә фотосүоәткә төшә ала. Үзәкләргә килүчеләр машина йөртү таныклыгы, паспорт һәм башка документларга да фотога төшә ала. Мондый хезмәт өчен меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән инде.
21-нче июньгә кадәр Татарстанның барлык күпфункцияле үзәкләрендә 1-нче июльдә узачак Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү участогын сайларга мөмкин. Теләге булган һәркем «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдалана һәм теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирә ала. Теркәлү урыны буенча түгел, ә фактта яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гариза бирергә кирәк.
Шунысын да өстик, Казанда Чистай һәм Груздев урамнарында яңа ике «Минем документлар» бүлекләре ачылды.