150 килограммлы гөбәдия бәлеше Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә «Зур бәлеш — Гөбәдия» гастрономия фестивалендә пешерелде. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелде. Иң зур гөбәдия танылган аш-су остасы Резеда Хөсәенова җитәкчелегендә әзерләнде. Бәлешнең ничек пешерелүе хакында алдагы язмада.
Зур мичтә пешкән майлы коймак, милли киемнән киенгән кунаклар, гармун моңы, җыр, бию, Бу “Зур бәлеш – гөбәдия” фестивале. Монда һәр кунак тәмле ризыклардан авыз итә-итә күңел ача алды.
“Зур бәлеш – гөбәдия” фестивале — тәҗрибәле ашчылар белән яшь кулинарларның бер мәйданда очрашу урыны булды.
Өстәлдә татар милли ризыклары – чәк-чәк, кош теле, өчпочмак, зур бәлеш. Әлеге тәм-томнарны республикабызның югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары әзерләп алып килгән. Аларның пешергән ризыкларына Резеда Хөсәенова бәя бирде.
250 йомырка, 1 кило чүпрә, 10 кило йозем җимеше һәм 15 кило дөге. Биредә шуның кадәр продукциядән дөньядагы иң зур гөбәдия пешерелде. Махсус шуның өчен урамда зур мич, метр ярым диаметры таба да эшләнгән. Әлеге гөбәдия Гиннес рекордлар китабына кертелергә лаек, ди оештыручылар. Әзер татлы бәлеш белән фестивальнең барлык кунаклары да сыйлана алды.
Миләүшә Гыйльфанова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.