Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә. 15 яшьлек Ренас Зарипов та безнең ярдәмгә мохтаҗ. Табиблар аңа сирәк очрый торган генетик авыру — онковисцитоз диагнозын куйган. Ренаска кыйммәтле дару препаратлары сатып алырга кирәк. Без гаиләгә бергәләп ярдәм итәбез, хөрмәтле телевизор караучылар! Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС
Ренас Зариповка урамда йөрү бәхете гел тәтеми. Ул еш авырый, шуңа урамга да сирәк чыга. Салкын тиеп, йогышлы чир эләктерсә, аның өчен бик куркынычлы. Малай кечкенәдән бронхларны, бавыр һәм ашказаны асты авыруларын китереп чыгара торган сирәк генетик авырудан интегә.
Әлфия Кәлимуллина: (Ренасның әнисе) « гел йөткерде, тыны кысылды. Күз алдында хәле китте. Үпкәсе ялкынсынды, антибиотиклар белән дәваладылар, тик, берни дә булышмады.
Ренаска 9 ай тулгач, барысы да ачыклана. Табиблар аңа онковисцитоз диагнозын куйган. Бу авыру сирәк очрый. Сабый күп дарулар кабул итә. Хастаханәдә табибларга еш күренә. Һәр көн аның сәламәтлеге турында кайгыртып уза.
Әлфия Кәлимуллина: (Ренасның әнисе) «Баланың тыны кысыла, шуның өчен махсус өстәмә ферментларны куллана. Шулай ук сулыш алу күнекмәләренә дә игьтибар итәбез. Бу процедура аның хәлен беркадәр яхшырта.»
Ренас безнең янда гел көлде, шаярды. Беренче карашка, аны авыру дип тә әйтеп булмый. Тик дәвалап булмый торган авыру Ренаска мәшәкатьләр китереп чыгара. Ул буш вакытында гитарада уйный,чех телен өйрәтә һәм музыка иҗат итә. Малайның дуслары гына юк. Кайчагында Ренаска аралашу җитми.
Ренас өчен Һәр көн зур сынау. 14 ел инде шулай. Башта табиблар авыруның үсешен тоткарлаган, тик яшьтән үк сәламәтлегенә зур зыян салган. Ренас организмында дәвалап булмый торган бактерия таралган. Бу бактерия белән гел көрәшеп торырга кирәк.
Әлфия Кәлимуллина: (Ренасның әнисе) «әгәр дә дару кабул итмәсә, кан коса башлый, күңеле болгана. Тыны кысыла, ютәлли. Бу организм өчен бик куркынычлы.»
Хыялларны тормышка ашыру өчен Ренаска кыйммәтле дару кирәк. Бер төргәге йөз мең сумнан артык тора, алты төргәк кирәк. Даруларның гомуми бәясе 618 мең сум. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без Ренаска бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен «Дети» сүзе белән 5542 номерына СМС җибәрү дә җитә, бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Лилия Талипова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.
.