15 нче февральдә татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Исән булса, аңа 88 яшь тулыр иде.
Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе-Илһам Шакиров каберенә зиярәт кыла, чәчәкләр салуны оештыра. Чара бүген иртәңге сәгать унда башлана. Анда мәшһүр җырчының сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашыр дип көтелә.