Киләсе дүшәмбе 15 июньдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова рухына дога кылачаклар. Бу көнне татар халкының легендар җырчысының вафатына 3 ел тула. Җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратындагы кабере янында истәлекләр белән уртаклашачаклар, җырчы рухына дога кылачаклар. Чара көндезге сәгать бердә башлана.