15 июньдә Дәүләт Советы утырышы була. Бу хакта парламент Президиумы карар чыгарды.
Депутатлар узган ел өчен республика бюджетын тулысынча расларга исәп тота. Хисап палатасы вәкилләре үз эшләре турында сөйләячәк. Шулай ук парламентарийлар Татарстан белән Башкортстан һәм Чуашстан чикләренең урнашу урыны турында килешү кабул итәргә ниятли. Кадрлар мәсьәләсе дә карала. Халык ышанычлылары Олег Коробченконың вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга әзерләнә. Президент аның кандидатурасын вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы вазыйфасына кертте. Бу карарны шулай ук парламентарийлар килештерергә тиеш. Моннан тыш, Дәүләт Советы Россия Җинаять кодексында наркотиклар тараткан өчен җәзаны катгыйландыруга кагылышлы үзгәрешләр кертергә әзер.