15 февральдә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрә. Халык арасында популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. 8843 237 86 18 Проектта катнашу теләген 100-дән артык кеше белдергән. Аларның иң яшенә 17, иң өлкәненә — 82 яшь. Ишетмәүчеләр өчен сурдотәрҗемә оештырылачак. Гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә. Проектта катнашу өчен, экранда күрсәтелгән телефон буенча язылырга мөмкин. Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән.