Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, куркынычсыз юллар. Быел «Балалар рәсем ясый» 14 нче республика конкурсының темалары шундый. Аны безнең «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Бердәм Россия» партиясе, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесе белән бергә үткәрә. Быел беренче тапкыр иҗади ярышлар гадәти булмаган форматта уза. Республиканың төрле төбәкләрендә яшәүче балалар рәсемнәрен өйләрендә ясап, безгә үз картиналарының видеоверсиясен җибәрәләр.
Конкурс турында нигезләмә белән «Татарстан» телерадиокомпаниясе, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Бердәм Россия» партиясе сайтларында танышырга мөмкин. Ә әзер эшләрне ваццап номерына ничек итеп җибәрергә кирәклеген «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсендә таныштыралар. Май уртасына кадәр башлангыч мәктәпнең һәр укучысының конкурста үз сәләтен күрсәтү мөмкинлеге бар.