Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә каты авыру балаларга булышу проектын дәвам итә. Узган атнада сез Ринат Фазлыевка булышкан идегез. 14 яшьлек Вика Жукова да ярдәмгә өметләнә. Кызга операция ясарга кирәк. Ярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум.
Викага бер төрле хәлдә 15 минуттан да артыграк торуы авыр. Шуңа күрә өй шартларында укырга күчкән. Кыз күкрәк сколиозы авыруыннан интегә. Әлеге чирне 5 яшендә тапканнар. Шулчакта умыртка баганасына металл конструкция куйганнар.
Наталья Жукова: «Вакыт үткәч, бер як җилкәсе өстәрәк, икенчесе астарак калды. Сулавы да авыр булды. Без йөрәгендә үзгәреләр юк микән дип шикләндек, кардиолог йөрәге яхшы хәлдә диде. Үпкәсе кысыла башлаган иде.»
Ә соңрак йөрәгендә дә үзгәрешләр сизелә. Хәзер табибларны күбрәк умыртка баганасындагы кимчелекләр борчый.
Вика Жукова : «Мин озак утырып тора алмыйм. Ятып алам, ял итәм. Шуннан тагын торып утырам, китап укыйм.»
Узган ел Викага кабат операция ясаганнар. Металл конструкциясен куйганнар, тик буйга үсә башлагач, ул күчеп йөри башлаган, умартка баганасында үзгәрешләр күренә.
«Клиника НИИТО» ширкәтенең балалар авырулары Үзәге мөдире (Новосибирск) Василий Суздалов: » Без конструкциядә кайбер үзгәрешләр булуын күрдек. Ул сөяк тукымасы түгел бит, ныграк. Хәле начар булмаса да, конструкцияне алыштырырга уйладык.»
Викага операция ясау гына булыша ала. Ул 380 мең ярым сум тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Без бергәләп булыша алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрергә кирәк. Шулчакта Виканың хәле яхшырып, ул мөстәкыйль мәктәпкә йөри алачак. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Ренат Сәхибгәрәев.