Казанлылар грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алачак. Шалтыратулар 14 нче октябрьдә кабул ителә
Мәсәлән, татарстанлылар прививканы кайда ясатырга, вакцинациягә ничек әзерләнергә һәм балаларны салкын тиюдән ничек сакларга кирәклеге турында белә алачак. Кызыксындырган сорауларны экраннарда күрсәтелгән телефоннар буенча бирергә мөмкин. Шалтыратулар эш көннәрендә иртәңге сәгат 9:00 кичке сәгат 17:00 кадәр кабул ителә. Ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 2 процентка кимегән.