«Россия-Ислам дөньясы: Казанфорум 2023» 14 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында» «Төньяк — Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү» түгәрәк өстәле узды.
Анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Иран һәм башка илләр вәкилләре җыелды. Фикер алышуда төзелеш тармагын алып баручы Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин да катнашты. Халыкара транспорт коридоры үсеше һәм перспективалары турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.