14 июльдә бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале онлайн форматта узачак. Быел ул әдипнең тууына 227 ел тулуга багышлана һәм флешмоб буларак, видеоязмалар белән яктыртылачак.
Шигырьләр татар һәм рус телләрендә укылачак. Шагыйрьләрнең үзләре иҗат иткән шигырьләре дә яңгырар дип көтелә. Флешмоб 14 июльдә Язучылар берлегенең Инстаграм, Фейсбук һәм Вконтактедагы аккаунтларында барачак. Анда шагыйрьләрнең видеоязмалары урнаштырылачак. Бәйрәмдә шигырь сөюче һәркем катнаша ала. Видеоязмаларны #ДеньРожденияДержавина #ДержавинТуганКөн хештеглары белән кертергә кирәк.